С Днем Государственного флага Российской Федерации! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!
Информационный канал
С Днем Государственного флага Российской Федерации! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!
УЙЛАН: муенга 27 килограмм йөк асуга тиң 🔬 Кәрәзле телефонсыз – тормыш гамьсез. Ә аның кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китерүен беләбезме? Әлбәттә, беләбез. 📱Телефон өслегендә бихисап бактерия яши икән. Моны Лондонның Гигиена мәктәбе галимнәре шуны ачыклаган. 👤 Икенчесе. Кеше башының авырлыгы, уртача, 5 килограмм. Телефон яки планшеттан кулланганда баш алга иялә, муен мускулларына йөк арта. Баш 30 градуска иелгәндә, муенга 18 килограмм йөк төшә, ә 60 градуска иелсәк, ул 27 килограммга җитә. Бу без телефонга текәлгәндә аркага шулкадәр йөк төшә дигән сүз. Моның көн саен кабатлануы муен һәм баш авыртуына сәбәп була. Әлеге сондромга “текстовая шея” дигән исем дә биргәннәр. 📱Кеше көненә 4 сәгать телефонда утырса, гомеренең 10 елын югалта – белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Дөрес, бу фәнни яктан бәхәсле.Ул, гадәттә, экран вакытын һәм тормыш сыйфатын бәяләүче тикшеренүләргә нигезләнгән бәяләмә, шуңа күрә аны төгәл расланган факт итеп түгел, ә тикшеренү нәтиҗәсе буларак аңлау дөресрәк. 🙅 Ләкин шунысы хак: социаль челтәрләрдә өзлексез яңалык карап утыру бәхет хисенә, психик сәламәтлеккә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, укуга һәм карьерага тискәре йогынты ясый. 🏃Телефон кирәк, ләкин шуны да онытмыйк: хәрәкәттә – бәрәкәт!
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 438 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 96 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
КОНФЕРЕНЦИЯ: коллектив килешү үтәләме? KТ предприятиеләрендә 2026 елның беренче яртыеллыгында коллектив килешү үтәлешенә йомгак ясалды. Карар бер: үтәлгән. Конференцияләр эшендә “Татшина” җәмгыяте генераль директоры Игорь Пропкопьев катнашты һәм шина комплексының отчет чорындагы эшчәнлеге, икенче яртыеллыкка бурычлар белән таныштырды. КТ профкомы рәисе Михаил Кузнецов коллектив килешүнең барлык бүлекләре дә үтәлүен, хезмәткәрләр һәм ветераннарның мәнфәгатьләрен яклау дәрәҗәсе саклануын әйтте. Ярты еллыкта чыгымнар күләме 425 млн сумнан артып китә, шуның 255 млн сумы хезмәтне саклау өлкәсенә туры килә. Апрельдә хезмәт хакы 7,6 процентка индексацияләнде, моннан тыш, башка түләүләр вакытында бирелгән. Михаил Кузнецов: – Хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен путевкалар сатып алынды, яшь гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелде. Игорь Прокопьев коллективның бер урында тормавы һәм вәзгыятьнең үзеннән-үзе җайга салынуын көтмәвен билгеләп үтте. Куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым тукталды: эвакуация системасы эшли, качу урыннары һәрвакыт әзер, анда уздырылган сәгатьләр өчен түләнә. Ул БПЛАны фото һәм видеога төшерергә, социаль челтәрләргә урнаштырырга, эвакуация вакытында автобус тукталышында, машина кую урынында, компания территориясендә җыелып торырга ярмаганлыгын искәртте. Генераль директор кытай демпингының шина тармагы икътисадына тискәре йогынты ясавын әйтеп, компания җитәкчелегенең, ТР Рәисе җитәкчелегендә, аңа каршы тикшеренүләр уздыруын һәм бу юнәлештә эш дәвам итүен билгеләп үтте. 2025 елда шинаның яңа 24 тип-үлчәме үзләштерелгән. Быелгы план – 99 тип-үлчәм. Моннан тыш, премиаль шиналар технологиясе кулланышка кертелә, зур габаритлы һәм картинглар өчен шиналар җитештерү юнәлешендә эш алып барыла. Игорь Прокопьев: – Безнең максат – коллективны саклап калу, авыр чорны югалтуларсыз үткәрү, үсеш процессын югалтмау, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү. Безнең алда бердәнбер юл – бердәм коллектив, бердәм тырыш хезмәт. Конференцияләр барышында коллективларның алдынгы хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Җомгабыз мөбарәк булсын! Кәрим Тинчурин әйткәнчә, акыл белән йөрәгебез бер ритмда эшләсен. Шул чакта тормыш имин, гаилә тулы, күңел тыныч булыр, эшләр гөрләп барыр. Көнебезне әнә шундый матур теләк-ният белән башлыйк!